Элемтә яхшыра

Башкортстан быел программада катнашучылар саны буенча иң зур квотага ия.

Элемтә яхшыраЭлемтә яхшыра
Элемтә яхшыра

Башкортстанның тагын 37 районындагы 125 торак пункт 4G телефон элемтәсе һәм югары тизлекле мобиль интернетлы булды. Ел ахырына кадәр тагын 117 авыл заманча тизлектәге Интернет һәм элемтәле булачак. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Моңа “2.0 цифрлы тигезсезлекне бетерү” дип аталган федераль проектта катнашу нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Бу 100дән 500 кешегә кадәр кеше яши торган бистәләрне заманча элемтә белән тәэмин итү өчен эшләнгән махсус программа. Аны кайда тормышка ашыруны халык һәр көз “Дәүләт хезмәте”ндә тавыш биреп үзе билгели.

Республика Башлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстан быел программада катнашучылар саны буенча иң зур квотага ия. Проект 2030 елга кадәр исәпләнгән.

“Безнең барлык кешеләр мобиль элемтә һәм Интернет белән тәэмин ителсен өчен эшне республика казнасы хисабына да дәвам итәчәкбез. Бу элементар уңайлылык, ә еш кына – хәвефсезлек өчен кирәк”, – дип белдерде Радий Хәбиров.

Санлы технологияләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырыла.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас