

Башкортстан урманнарында бүгенге көнгә 27 км яңа юл салынган. Моннан тыш, булган 75 км юл төзекләндерелгән һәм 37 км озынлыктагы юллар чистартылган. Бу алар буенча янгын сүндерү техникасы уза алсын өчен эшләнә. “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федпроекты кысаларында финансланган эшләр Зилаер, Белорет, Нуриман, Учалы, Уфа, Күгәрчен, Бәләбәй, Кананикольск, Дуван урманчылыклары территорияләрендә үткәрелгән.
Республика урманнарында корылыкка бәйле рәвештә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булуын дәвам итә. 31 марттан Башкортстан урманнарында 100 янгын теркәлгән, шуларның яртысыннан артыгы халыкның ут белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә чыккан. республикада урман янгыннары техникасын сатып алу өчен 22,7 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте фотосы.