Иске Калмаш – күпләр өчен Ватан

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы китапханәсендә “Минем кече Ватаным” дип аталган чара үтте.

Иске Калмаш – күпләр өчен ВатанИске Калмаш – күпләр өчен Ватан
Иске Калмаш – күпләр өчен Ватан

Танып-белү чарасы “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты һәм Башкортстанда быел уздырылучы Кече Ватан өчен файдалы эшләр елы кысаларында оештырылды. Анда Иске Калмаш урта мәктәбенең “Дуслар планетасы” җәйге көндезге лагеренда ял итүче балалар катнашты.

Чара барышында укучылар республика, район туган авыллары турында күп яңа мәгълүмат белделәр, төрле конкурс һәм уеннарда теләп катнаштылар. Аерым алганда, балаларга “Башкортстан портреты” сериясендә  Чакмагыш районының истәлекле урыннарына багышланган лото-уен тәкъдим ителде. Аның авторы М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, педагогия фәннәре кандидаты Екатерина Васильева. Балалар туган як турындагы белемнәрен уен аша сынадылар. Һәммәсе өчен дә файдалы бу чара күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

Чыганак: Башкортстанның Чакмагыш районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/503431#scroll

Иске Калмаш – күпләр өчен Ватан
Иске Калмаш – күпләр өчен Ватан
Иске Калмаш – күпләр өчен Ватан
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас