Күгәрчендә ниләр бар?

Күгәрчен районының Морак авылында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ял урыны ачылды.

Күгәрчендә ниләр бар?Күгәрчендә ниләр бар?
Күгәрчендә ниләр бар?

Ул район үзәгенең төньяк микрорайонында ачылды. Ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарылды, әлеге объектка 9,4 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Башкортстан Республикасы Торак-коммуналь министрлыгының матбугат үзәге   хәбәр итүенчә, элегрәк бу урында сәнәгать товарлары павильоны булган, һәм соңгы биш елда территория буш торган. Бу территорияне яңарту өчен урындагы халык тавыш биргән. Подрядчы төзекләндерүгә апрель уртасында керешкән, һәм ике айдан соң яңа парк әзер булган.

– Парк өлкәннәргә дә, балаларга да ошар, монда гаиләләр килеп, вакытны файдалы уздырырлар дип ышанам. Киләчәктә без мондый балалар мәйданчыкларын һәм ял итү зоналарын бөтен район буенча төзергә планлаштырабыз, – дип белдерде Күгәрчен районы хакимияте башлыгы Марат Искужин.

 

Торак-коммуналь министрлыгының матбугат үзәге фотосы.  

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас