

Гыймай Фәсхетдин улы Бөек Ватан сугышында тупчы-артиллерист була 1944 елның 17 февралендә Черкасс өлкәсе Лысян районы Журжинцы авылы янында аның батареясе чолганыштан чыгарга омтылган немецларның берничә һөҗүмен кире кайтара. Снарядлары беткәч, алар шәхси кораллары һәм гранаталары ярдәмендә 250 фашистны юкка чыгаралар һәм үз позицияләрен саклап калалар.
Нуриманлылар үзләренең данлыклы якташларын онытмый, һәрчак күңелләрендә йөртә. 21 июньдә район үзәге Красная Горка авылында узган митинг моны тагы бер тапкыр раслады. Яшьләр алдында район хакимияте башлыгы Вилдан СИТДЫЙКОВ, ветераннар советы рәисе Долорес ХАММАТОВА чыгыш ясады. Алар Гыймай ШӘЙХЕТДИНОВның тормыш юлын чын патриотлык үрнәге дип атады.
Чара “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Патриотик тәрбия” федераль проекты буенча оештырылды.
Чыганак: Башкортстанның Нуриман районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/498468#scroll;