Ишегалды – күбәләк

Уен мәйданчыкларының берсе  камка, икенчесе күбәләк рәвешендә башкарылган.

Ишегалды – күбәләкИшегалды – күбәләк
Ишегалды – күбәләк

Агымдагы елда “Башкорт ишегаллары” республика төзекләндерү программасы объектлары исемлегенә Туймазы  районында җиде йортның гомуми территориясе кертелгән. Ул үзәктән ерак урнашкан һәм инфраструктурасы белән аерылып тормый. Ләкин хәзер хәл үзгәрәчәк, дип саныйлар муниципалитетта.

– Без балалар мәйданчыгын төзекләндерә башлау белән ул урынны балалар басты. Торак пунктта балалар күбрәк булган кебек тоела. Спорт мәйданчыгында капка урнаштырырга өлгермәделәр, анда футбол уеннары ярышлары башланды. Шуны да әйтергә кирәк, бу ишегалдында иң зур футбол кырларының берсе – аның мәйданы 450 квадрат метр тәшкил итә. Ул  биш метр биеклектәге  койма белән уратып алынган. Анда баскетбол уйнарга да мөмкин булачак: шушы көннәрдә биредә баскетбол боҗралары урнаштырылачак, җиргә резина япма җәеләчәк, –  диде Туймазы хакимияте башлыгы урынбасары Рәфис Шәңгәрәев.

Ике уен мәйданчыгы да  тышлык белән капланачак, аларның берсе  камка, икенчесе күбәләк рәвешендә башкарылган.

Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы гомумдәүләт проектлары чигендә тормышка ашырыла.

 

Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас