Беләштә Терешкованы беләләр

Тәтешле районының Беләш авыл китапханәсендә “Русиянең бөек хатын-кызлары” дигән чара узды.

Беләштә Терешкованы беләләрБеләштә Терешкованы беләләр
Беләштә Терешкованы беләләр

Турыдан-туры трансляция рәвешендә оештырылган чара беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкованың космоска очуына 60 ел тулуга багышланды. Әлеге очыш өч көн буена дәвам итә.

Китапханәченең онлайн трансляциядәге чыгышыннан тамашачылар Валентина Терешкова тормышыннан бик күп яңа мәгълүматларга ия булдылар. Ул – Советлар Союзы Герое, генерал-майор, техник фәннәр кандидаты, профессор. Космоска күтәрелгәндә, аңа нибары 26 яшь була. Әйткәндәй, ул космоска берьялгызы очкан бердәнбер хатын-кыз космонавт. Ул Җир тирәли 48 тапкыр әйләнеп чыга.  Бу очыштан соң “Чайка” позывноен бөтен Җир шарында беләләр.

“Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Цифрлы мәдәният” төбәк проекты кысаларында оештырылган чара Про.Культура порталы аша үткәрелде һәм авыл халкында зур кызыксыну тудырды.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/496498#scroll

Беләштә Терешкованы беләләр
Беләштә Терешкованы беләләр
Беләштә Терешкованы беләләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас