Агыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәр

Бөре шәһәре янында Агыйдел елгасына ике мең тирәсе яшь чөгә балыгы җибәрелгән.

Агыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәрАгыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәр
Агыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәр

"Сангалык диорит карьеры" компаниясе хезмәткәрләре Бөре шәһәре янында Агыйдел елгасына ике мең тирәсе чөгә балыгы җибәргән. Чара "Экология" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә куелган. 

Чөгә балыгы Чиләбе өлкәсе питомнигында сатып алынган. Балыкны махсус җиһазландырылган контейнерларда китерәләр, анда тиешле температура дәрәҗәсе саклана, ә су махсус фильтрлар аша уза һәм өстәмә рәвештә кислород белән баетыла.

«Елдан-ел компанияләр безнең төбәкнең төрле сулыкларында балык популяциясен тергезүгә үз өлешләрен кертә. Су биологик ресурсларын ясалма торгызу буенча чаралар үткәрү инде күркәм традициягә әверелә бара», -- дип билгеләде Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Камил Биргулиев.

Агыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәр
Агыйделгә чөгә балыгы җибәргәннәр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас