Су корылмалары яңартыла

Башкортстанда 5 гидротехник корылманы  төзекләндерүгә 33,7 миллион сумнан артык акча бүленгән.

Су корылмалары яңартылаСу корылмалары яңартыла
Су корылмалары яңартыла

Росводресурслар агымдагы елда Башкортстанда 5 гидротехник корылманы (ГТС) торгызуга 33,7 миллион сумнан артык акча җибәргән. Макан, Бизергән, Уралка, Өсән һәм Каряка елгаларындагы объектлар соңгы дистә елда беренче тапкыр капиталь төзекләндерелә, эшләр 2022 елдан бирле бара. Бу хакта Русия Табигатьне саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәсәлән, Каряка елгасындагы сусаклагычлар ярты гасырга якын файдаланыла, бу вакыт эчендә юылудан өске авышлыкны ныгыту, тимер-бетон плитәләрне һәм деформацияләнгән конструкцияләрне алыштыру кирәк иде. Хәзер капиталь төзекләндерүнең яртысыннан артыгы башкарылган.

Өсән елгасындагы гидротехник корылмаларны төзекләндерү тәмамлануга якынлаша, алар Усень-Ивановское авылы читендә урнашкан. Буа һәм плотина XVIII гасырда барлыкка килгән, ә корылмалар 1980 елларда төзелгән. Монда дренаж системасын торгызалар, су басу, су төбендәге су агызу, боздан саклау корылмасын тәртипкә китерәләр.

2023 елда чаралар, проектлар эшләүне дә кертеп, илнең 44 төбәгендә йөздән артык гидротехник корылмада уза. Бу максатларга федераль казнадан төбәкләргә 1,74 миллиард сумнан артык акча җибәрелгән. Әлеге эшләр Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Экология” гомумдәүләт проекты кысасында тормышка ашырыла.

 

Табигатьне саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас