

Яңа Коты авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Йолдыз ШАКИРОВА дәрескә килүчеләрне татар милли костюмының бер өлеше булган калфакларның барлыкка килү тарихы, аның төрләре, формасы, бизәлеше белән таныштырды, калфакның хатын-кыз матурлыгы символы булуы турында сөйләде. Эш барышында төрле материаллар – фетр, сәйләннәр, ясалма энҗе, төрле төстәге ташлар һәм тасмалар кулланылды.
Дәрескә килүчеләр башта картоннан кирәкле зурлыктагы өлге ясадылар. Кайчы, акбур һәм линейканы кулланып, калфакның нигезен кисеп формалаштырдылар. Энә һәм җеп ярдәмендә калфак детальләрен тоташтырдылар һәм вак сәйләннәр кулланып, баш киемен бизәделәр. Дәрестә ясалган калфакларны Яңа Коты халкы концертларда чыгыш ясау өчен кулланачак.
Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында оештырылды.
Чыганак: Башкортстан Республикасының Мәдәният министрлыгы; https://contenta.info/press_releases/494420#scroll