

Уфада байдарка һәм каноэда йөзү ярышлары узачак. Ишкәкле спорт үзәге башкаланың Инорс бистәсендә төзелә. Андый ярыш урыннары гадәттә елгаларда, яки ясалма трасса – каналларда эшләнә.
Ишкәкле слалом үзәге Инорстагы Теплое күлендә төзелә. Корылмалар күлнең көньяк өлешендә урнаштырыла. Комплекс Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль программасы буенча Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында төзелә. Мэриядә хәбәр итүләренчә, объектның беренче чиратын ел ахырына тапшырырга планлаштыралар. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре 63 процентка башкарылган.
Уфа каналы ишкәкле слалом өчен уникаль булачак: чөнки ТЭЦтан килгән күлдән җылы су кушыла, бу спортчыларга хәтта салкын һава торышында да шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки су туңмаячак. Шулай ук гидротехник корылмалар ярдәмендә кайнап торган тау елгасы эффекты барлыкка киләчәк.
Уфада байдарка һәм каноэда ишү буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбе эшли, шулай ук 2нче спорт мәктәбендә ишү слаломы бүлеге үсеш алган.