

Чара "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында оештырылды.
Агросәнәгать продукциясен чит ил базарларына чыгарганда кирәкле сертификация булу төп шартларның берсе булып тора. Башкортстанның тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы аны алуда ярдәм итә ала, ди ведомство башлыгы Маргарита Болычева.
Очрашу барышында СЭП экспертлары эшмәкәрләргә региональ һәм федераль ярдәм чаралары турында сөйләгән һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап биргән. Компанияләрнең вәкилләре чит ил күргәзмә-ярминкә чараларында һәм белем бирү программаларында катнашу, шулай ук продукцияне транспортлауны финанслауда кызыксынуларын белдергән.
«Ашыгыч экспорт ярдәме» белгечләренә заявканы exportcenter@bashkortostan.ru электрон почтасы яисә телефоннар аша калдырырга була: 7 (347) 246-89-28, 7 (917) 423-22-93. Анда компаниянең, сайтның яисә социаль челтәрләрнең кыскача тасвирламасын, бәйләнеш өчен элемтә чараларын күрсәтергә кирәк.