

Бәйрәм авылның Әрмәншин урамында күрше булып яшәүчеләрне бергә җыйды. Күпләр өчен бу көтелмәгән чара булды. Бәйрәмне алып баручы аның барлыкка килү тарихы, үткәрелү рәвеше турында сөйләде. Күршеләр турында җырлар яңгырады, төрле уеннар уйналды. Күршеләр арасында велосипедта узышу аеруча зур кызыксыну уятты. Авыл аксакалы, биредә яшәүче барлык күршеләренең нәсел шәҗәрәләре авторы Муллахан МУЛЛАХМӘТОВ һәммәсен дә әлеге истәлекле көн белән тәбрикләде. Бәйрәмдә яше дә, өлкәне дә рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Ахырда, чын күршеләргә хас булганча, алар бергә утырып чәй эчте.
Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Санлы мәдәният” милли проекты буенча оештырылды. Моның өчен авыл халкы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәтле.
Чыганак: Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте, https://contenta.info/press_releases/491725#scroll