

15 июньдә Башкортстан Республикасында "Эре предприятиеләр өчен экспорт онлайн-коммерциясе" темасына вебинар узачак. Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышында уздырыла. Бу хакта республиканың Тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы хәбәр итә. Экспертлар эре компанияләргә нинди маркетплейслар файдалы булырга мөмкинлеген, компаниянең табышын онлайн рәвештә ничек арттыру һәм бөтен дөньядан партнерлар табу серләре турында сөйләячәк.
Әйтик, узган ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанның Экспортны яклау үзәге ярдәмендә 17 халыкара электрон сәүдә мәйданчыгында республиканың 50дән артык уникаль компаниясе 750 товарын урнаштырган иде, ди сөйләде Башкортстанның Тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.
Вебинарга теркәлү сылтама (https://www.exportcenter.ru/events/ecommerce-consultations/537731/?utm_medium=email&utm_campaign=email_minpromtorg_webinar_online_trade_15_06_23) буенча мөмкин.
Чарада катнашу бушлай.