Бишбүләккә заманча җиһаз

Бишбүләк үзәк район хастаханәсенә эндоскоп-диагностик җиһаз алынган.

Бишбүләккә заманча җиһазБишбүләккә заманча җиһаз
Бишбүләккә заманча җиһаз

Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Авыл хастаханәсенә яңа җиһазлар китерү “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарылган.

“Поликлиника бүлегендә 12 миллион сумлык өч гастроскоплы эндоскоп-диагностик җиһаз урнаштырылган инде. Җиһазларда Бишбүләк хастаханәсенең табиб-эндоскописты Ирина Назарова эшли башлады”, – дип хәбәр итә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Эндоскопия аппаратлары  кулланып тикшерү һәм дәвалауның заманча ысулы. Эндоскопик диагностиканың иң мөһим бурычы –үсешнең иртә стадияләрендә яман шеш авыруларын һәм яман шешләрне ачыклау. Бу дәвалауны вакытында башларга һәм күпчелек очракта пациентларны савыктырырга мөмкинлек бирә.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте  фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас