Барлык яңалыклар

“Ана капиталы”сертификатын – балалар укытуга

Башкортстандагы 23700 гаилә “Ана капиталы” сертификатын балалар укытуга юнәлткән.

“Ана капиталы”сертификатын – балалар укытуга
“Ана капиталы”сертификатын – балалар укытуга

Башкортстан Социаль фондының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, әлеге гаиләләргә 1,4 миллиард сум акча бүленгән. Закон буенча, мәктәптә, вузда яки көллияттә укыту өчен балага өч яшь тулгач ана капиталы сертификаты белән түләргә мөмкин. Мәктәпкәчә белем бирү өчен бу акчаны сертификат алу белән файдаланырга мөмкин. Уку башланган вакытка бала 25 яшьтән узмаска тиеш.

Узган елдан башлап сертификат ярдәмендә шәхси эшмәкәрләр ачкан балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен дә түләргә мөмкин. Шулай ук шәхси эшмәкәрләр буларак эшләүче агентлыклар һәм нянялар күрсәткән  хезмәтләр өчен дә “Ана капиталы” белән түләргә мөмкин.

Әлеге чара “Демография” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.

Чыганак: Башкортстан Республикасы Социаль фондының матбугат хезмәте.

“Ана капиталы”сертификатын – балалар укытуга
“Ана капиталы”сертификатын – балалар укытуга
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: