

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты ярдәмендә балалар һәм өлкәннәр өчен поликлиникалар Бөре шәһәрендә һәм Чакмагыш авылында файдалануга тапшырылды. Бу хакта төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Шатлыклы вакыйгалар "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында мөмкин булган.
Бөредәге поликлиника 400 кеше йөрүгә исәпләнгән, Чакмагышныкы бер сменага 250 кеше кабул итә ала, шул исәптән 70 баланы, диелә хәбәрдә.
Быел шулай ук республикада Баймакта һәм Мәсәгутьтә балалар поликлиникалары төзү планлаштырыла. Ә инде Кырмыскалы авылында йогышлы авырулар бүлеге һәм диагностика бүлегенең элеккке корпусы балалар поликлиникасына бирелгән, аны реконструкцияләү планлаштырыла.
Моннан тыш, Республика балалар хастаханәсендә клиник базасында балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелә.