Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу

Кичә Күмертау шәһәрендә язучы, “Тулпар” журналының даими авторы Закир ӘКБӘРОВ белән очрашу үтте.

Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашуПушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу
Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу

6 июньдә Күмертау үзәк шәһәр китапханәсендә  танылган язучы, Башкортстан һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, Күмертау каласының шәрәфле гражданы Закир ӘКБӘРОВ белән очрашу үтте. Закир абый – “Тулпар” журналының даими авторы, Күмертау шәһәре татарлары конгрессы башкарма комитетының актив әгъзасы.

Очрашу барышында Закир Әкбәров иҗатына байкау ясалды. Чара бәек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көненә туры килгәнлектән, балалар аның шигырьләрен яттан укыды, әкияти Белмәсҗан (Незнайка) классикның әкиятләреннән викторина үткәрде.

Тантаналар Куергазы районының Шәбәгыш авылында дәвам итте. Әлеге татар авылында рус теле укытучысы Р.А. Әминев Пушкинның музеен нигезләгән. Ул районның гына түгел, республиканың да горурлыгы булып тора.

Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты буенча оештырылды.

Зәлия АХУНОВА фотолары.

Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу
Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу
Пушкин көнендә – татар язучысы белән очрашу
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас