

Башкортстанда яшь эшкуарларга грантлар бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Бу хакта үзенең Телеграм–каналында республика Хөкүмәте премьер–министры Андрей Назаров хәбәр итте. Грант күләме бер гариза бирүчегә 100–500 мең сум. Акчаларны үз эшеңне булдыруга һәм үстерүгә юнәлтергә мөмкин.
“Республикада бу чара “кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү” гомумдәүләт проекты ярдәмендә икенче ел дәвамында уздырыла”, – ди Андрей Назаров.
Узган ел яшь эшкуарлар 63 миллион сумлык 133 грант алган. "Без Росмолодежьның бөтенрусия яшьләр эшкуарлыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруның пилот төбәкләре арасында. Аның кысаларында үзебезнең “Йәшлек" белем бирү проектын тормышка ашырабыз”, – дип тә белдерде Башкортстан премьер–министры.
Документларны 21 июньгә кадәр Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына тапшырырга мөмкин.
Гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.
Фото: freepik.com