Җиде кешегә – автомобиль!

Шушы көннәрдә хезмәт урынында каза күрүчеләргә җиде Lada «Granta» автомобиле тапшырылды.

Җиде кешегә – автомобиль!Җиде кешегә – автомобиль!
Җиде кешегә – автомобиль!

Бу автомобильләр хезмәт вазыйфаларын башкарганда гариплек алган гражданнарга бирелә торган реабилитация чарасы булып тора. Автомобильләр производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авыруларны страховкалау чаралары исәбеннән бирелә. Кул белән идарә ителә торган автомобильләргә янә җиде кеше ия булды.

Агымдагы елда Башкортстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тарафыннан 42,5 миллион сумлык 50дән артык шундый машина бирү планлаштырыла. Автомобиль хуҗалары төрле елларда производствода имгәнгән. Бу вакытта алар рәсми рәвештә эшкә урнашканлыктан, бу аларның социаль яклануына гарантия булган. Зыян күрүчене реабилитацияләү программасы буенча бу автомобильләр җиде ел саен алыштырылырга тиеш. Шул ук вакытта элек бирелгән автомобильләр хуҗаларында кала, чөнки машиналар шәхси милеккә тапшырыла. Шушы җиде ел эчендә автомобильгә бер тапкыр бушка капиталь ремонт үткәрелә, квартал саен ягулык-майлау материаллары өчен компенсация түләнелә.

Транспорт чарасы белән тәэмин итү производствода зыян күрүчеләргә дәүләт ярдәменең бердәнбер төре түгел. Социаль фонд шулай ук аларның медицина, социаль һәм һөнәри реабилитациясенә өстәмә чыгымнарны финанслый. Болар исемлегенә авыр бәхетсезлек очрагыннан соң кыйммәтле дәвалау да, протезлау да, реабилитацияләүнең кирәкле техник чараларын тәкъдим итү дә, шулай ук дару препаратлары бәясен түләү дә, шифаханә-курорт дәвалануы да, башка һөнәргә яңадан өйрәтү дә керә. Моннан тыш, аена бер тапкыр страховка түләүләре дә башкарыла. Ел саен күрсәтелгән максатларга безнең республикада 1,6 миллиард сумнан артык акча җибәрелә. Русия Социаль фондының төбәк бүлегендә производствода бәхетсезлек очрагыннан страховкалау буенча исәптә бүгенге көнгә 8 меңгә якын кеше тора.

Әлеге яклау чарасы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.

Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан буенча идарәлеге матбугат хезмәте

 

Җиде кешегә – автомобиль!
Җиде кешегә – автомобиль!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас