Ахун келәмнәре югалмас

Учалы районы укучылары борынгы һөнәр серләре белән танышкан.

Ахун келәмнәре югалмасАхун келәмнәре югалмас
Ахун келәмнәре югалмас

Башкортстанда Учалы авылы башкорт гимназиясе укучылары Ахун авылына барып, келәм ясау остаханәсендә булганнар. Чара "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә оештырылган.

Ахун авылының модельле китапханәсе -- креатив продуктлар һәм хезмәтләр булдыру өчен үзгә бер мәйданчык. 

Келәм сугу осталары мәктәп укучыларына келәм ясау буенча дәрес үткәреп, бу борынгы һөнәрнең серләре белән уртаклашкан, төбәккә хас бизәк үрнәкләрен, шулай ук келәмнәр, төбәк бренды төшерелгән панно үрнәкләрен күрсәткән.

Моннан тыш, балалар туку станогы эше белән танышкан. Мондый чаралар төбәкнең мәдәни мирасын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Ахун келәмнәре югалмас
Ахун келәмнәре югалмас
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас