

Башкортстанда янгын хәвефсезлеге буенча өстәмә чараларны төбәкнең дәүләт урман фонды территориясендә урман янгын сүндерү станцияләре хезмәткәрләре тормышка ашыра. Бу хакта Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Урман янгын сүндерү станцияләре хезмәткәрләре янгынга каршы аншлаглар (баннерлар, плакатлар) һәм шлагбаумнар урнаштыруны дәвам итә. Моннан тыш, урманнарны уттан саклау өчен билгеләнгән урман юлларын төзү һәм төзекләндерү буенча да эш алып барыла. Искәртеп узабыз, урман фондында янгыннарны булдырмау һәм табигый янгыннардан зыянны киметү буенча эшне Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Русия Президенты Владимир Путин башлангычындагы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында “урманнарны саклау” федераль проектының максатчан күрсәткечләреннән чыгып алып бара.
Шлагбаумны янгын куркынычы зур булган очракта ябалар. Үз чиратында, янгын куркынычы булган чорда шлагбаумнар урманга килүче кешеләрнең санын чикләүгә ярдәм итә.
Аншлаглар урманда тәртип кагыйдәләрен бозуны кисәтү өчен урнаштырыла.
Бүгенге көндә Зилаер, Белорет, Бәләбәй, Дуван урман янгын сүндерү станцияләренең 200 хезмәткәре тарафыннан планлаштырылган 37 аншлаг, шулай ук Зилаер, Белорет, Бәләбәй, Дуван һәм Уфа урман янгын сүндерү станцияләренең 163 хезмәткәре тарафыннан 29 шлагбаум ясалган һәм урнаштырылган.
Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.
Фото: freepik.com