

Бу телефонның номеры: 8 800 1 00000 1. Аны Бердәм федераль контакт-үзәк хезмәтләндерә. Үзәк операторлары гражданнарга пенсия белән тәэмин итү, социаль ярдәм, ана капиталына сертификат алу, шифаханәләргә юллама алу, бирелгән гаризаның статусын төгәлләштерү һәм башка мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә.
Контакт-үзәккә керә торган мөрәҗәгатьләргә виртуаль ассистент җавап бирә, ул иң популяр сорауларга җавап алырга ярдәм итә. Әгәр тагын да җентеклерәк мәгълүмат кирәк булса, виртуаль ярдәмче шылтыратуны үзәк хезмәткәренә күчерә. Шәхси мәгълүматлардан файдаланып, консультацияләр бирү бары тик шылтыратучының шәхесен тулаем ачыклагач кына башкарыла.
Бердәм федераль контакт-үзәккә Русиянең Пенсия һәм социаль иминият фондлары, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге, медицина-социаль экспертиза оешмалары керә.
Әлеге эш “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты буенча башкарыла.
Чыганак: Русия Социаль фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәте.