Калтасы тәмәкегә каршы

"Әйдә ташлыйк" ("#Давай бросать") проекты тәмәке тарту белән көрәшә.

Калтасы тәмәкегә каршыКалтасы тәмәкегә каршы
Калтасы тәмәкегә каршы

Калтасы районы Краснохолм авылының "Нефтьче" мәдәният йортында  "Демография" илкүләм проекты кысаларындагы чара үткән. Анда кеше сәламәтлегенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы турында сөйләгәннәр. Шулай ук район яшьләре дә "#Давай Бросать" челленджына кушылган.

Чарада катнашучыларга зарарлы гадәтләр турында 2нче санлы Калтасы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Эльмира Камалетдинова һәм яшьләр эшләре буенча комитет командасы сөйләгән.

Билгеле булуынча, "Әйдә ташлыйк" ("#Давай бросать") тәмәке тарту белән көрәш проектын социаль челтәрләрдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм "Милли приоритетлар" оешмасы эшләтеп җибәргән иде. Берләшмә зарарлы гадәттән баш тартырга теләүчеләр  өчен тәгаенләнгән.

Калтасы тәмәкегә каршы
Калтасы тәмәкегә каршы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас