Барлык яңалыклар

Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?

Районда шушы мәсьәләгә багышланган “түгәрәк өстәл” узды.

Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?

Башкортстанның Авыргазы районында “Татар мәдәниятен саклау” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чара “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылды. Игътибар үзәгенә районда яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре куелды. Сөйләшүдә мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар, хезмәт ветераннары һәм район хакимияте вәкилләре катнашты. Чараны Г. Ибраһимов исемендәге Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре оештырды.

Авыргазылылар үзләреннән чыккан күренекле татар галимнәре, мәдәният эшлеклеләре, талантлы музыкантлар, композиторлар, рәссамнар, артистлар, шагыйрьләр, язучылар белән хаклы рәвештә горурланалар.

 Фикер алышу бик нәтиҗәле килеп чыкты. Районда мәдәни һәм әдәби чаралар үткәрү үткәрү планы кабул ителде, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру, проект-грантлар өлкәсендә эшчәнлек турында килешенде, алдагы түгәрәк өстәлләрнең темалары турында фикер алышу үтте. Чыгыш ясаучыларның фикеренчә, районда татар мәдәниятен саклап калу өчен туган телне, тарихны, рухи кыйммәтләрне, традицияләрне өйрәнү, буыннар арасында ныклы элемтәләр урнаштыру мөһим.

Чыганак: Башкортстанның Авыргазы районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/475859#scroll

Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Авыргазыда татар мәдәнияте сакланамы?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: