Барлык яңалыклар

Бер кешегә – 50 ат!

Тимур Зарипов озак вакыт атлар үрчетү турында хыялланган.

Бер кешегә – 50 ат!
Бер кешегә – 50 ат!

Караидел районының Абыз авылында яшәүче фермер Тимур Зарипов озак вакыт атлар үрчетү турында хыялланган. Дәүләт ярдәме белән ниятләнгәнне тормышка ашыру мөмкинлеге тугач, фермер озак уйламаган, “Агростартап” грантын алу конкурсында катнашу өчен кирәкле документлар җыйган һәм проектны төбәк аграр министрлыгына тәкъдим иткән. Нәтиҗәдә 2021 елда Тимур Зарипов 2,8 миллион сум күләмендә грант алды. Грант алгач, ул Белорет районында атлар сатып ала. Бүген аның  50 аты бар.

– Шулай ук трактор һәм роторлы печән чапкыч та алдым, чөнки кирәкле техникасыз шулкадәр күп атларны тукландыру авыр, – ди фермер.

Исегезгә төшерәбез, “Агростартап” гранты “кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү” төбәк проекты буенча бүленә. Быел “Агростартап” грантларына сайлап алуны Башкортстанның 24  эшкуары узды. Әлеге программа буенча төбәктә дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 97,7 миллион сум тәшкил итә.

Бу эшләр Русия Президенты Владмир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектлары буенча башкарыла.

 

Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас в