Кәрәзле телефоннар тизлеген арттыра

Шәһәрнең төп транспорт үзәкләре булган аэропортка, авто һәм тимер юл вокзалларына аерым игътибар бирелә.

Кәрәзле телефоннар тизлеген арттыраКәрәзле телефоннар тизлеген арттыра
Кәрәзле телефоннар тизлеген арттыра

Уфада мобиль челтәр параметрларын яхшырту буенча масштаблы проект эше тәмамланды. Нәтиҗәдә, LTE технологиясендә  уртача тизлек 60%ка арта һәм абонентлар тотрыклырак  мәгълүмат тапшыру сыйфатын ала. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итте. LTE  – тизлекне арттыру буенча яңа технология, ул икенче төрле 4G дип тә атала. Яңарту Уфаның ерак районнарына да кагылды. Шәһәрнең төп транспорт үзәкләре булган аэропортка, авто һәм тимер юл вокзалларына аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Башкортстанда 4G (LTE) стандартына кадәр 324 база станциясе урнаштырылган яки модернизацияләнгән иде. Аңа  21 торак пункты керә.

Агымдагы елда төбәктә “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты кысаларында 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән 242 торак пунктны Интернет һәм кәрәзле элемтә белән тәэмин итү бурычы куела. “Санлы икътисад” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Башкортстан Хөкүмәтенең матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас