Мәчетледә ярышлар

Олы Ыктамак авылында җиңел атлетика эстафетасы кызу барды.

Мәчетледә ярышларМәчетледә ярышлар
Мәчетледә ярышлар

Мәчетле районында яшәүчеләр «Демография» илкүләм проектының «Спорт -- тормыш нормасы» федераль проектында катнашты. Олы Ыктамак авылында узган җиңел атлетика эстафетасы шушы программа кысаларында оештырылды.

Ярышларда мәгариф учреждениеләре укучылары да, хезмәт коллективлары да катнашты. Барлыгы 121 кеше ярышка чыкты. Оешма командалары эстафетаның җиде этабын йөгереп үтте, гомуми белем бирү мәктәпләре командалары исә 10 этап узды.

Старт авылның үзәк мәйданында бирелде, финишка да шунда килделәр.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында эстафета нәтиҗәләре буенча беренче урынны Олы Елга авылының 1нче лицее алды, икенче урында -- Әҗекәй мәктәбе, өченче урында -- Ләмәзетамак мәктәбе.

Ә инде район оешмалары командалары ярышында алтын медальне Мәчетле районы мәгариф бүлеге алды, көмешне  муниципалитет хакимияте яулады, бронза -- район үзәк хастаханәсе коллективында.

Барлык призерлар һәм җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Мәчетледә ярышлар
Мәчетледә ярышлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас