

Башкортстанның берничә район хастаханәсе табиблары карамагына яңа электрохирургия аппаратлары алынган. Үзәк район хастаханәсе өчен заманча җиһазларны “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча сатып алганнар. Бу проект нәтиҗәсендә барлыгы 31 берәмлек техника кайтартылган. Әлеге максатларга федераль казнадан 15,5 миллион сум акча юнәлтелгән, тагын 2,9 миллион сумны республика бүлеп биргән.
Сәламәтлек саклау министрлыгында аңлатуларынча, электрохирургия аппаратлары бик нәтиҗәле һәм төгәл техника. Белгечләр аны кан китүне туктату, тән тукымаларын кисү һәм шешләрне ачыклау өчен кулланалар. Аппаратның төп үзенчәлеге югары ешлыклы ток белән эшләү. Бу процедураны авырттырмый. Радиодулкыннарның антисептик тәэсире һәм тукымаларга минималь тәэсире аркасында пациентлар операциядән соң тизрәк аякка басалар.
Заманча электрохирургия аппаратларын алучылар арасында Кырмыскалы һәм Чакмагыш үзәк район хастаханәләре дә бар. Исегезгә төшерәбез, “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.