“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте

Яңа хирургия аппараты йөрәк һәм күкрәк куышлыгына операцияләрне күпкә тизрәк һәм төгәлрәк ясау мөмкинлеген бирә.

“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте
“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте

“Элепс” электрохирургия аппараты йомшак тукымаларны кисү һәм кан агымын туктату өчен кулланыла. Аның үзенчәлеге – югары ешлыктагы электр тогы белән эшләү. Пациент авырту яки дискомфорт кичерми, чөнки процедура тукымаларга зыян китермичә башкарыла, нервлар көчергәнеш сизми. Яралар тизрәк, бер атна эчендә, төзәлә, аларның эзе калмый, өстәмә травма яки җәрәхәт китерү куркынычы да юк. Шулай ук бу инфекция йоктыру куркынычын киметә, чөнки югары ешлыклы дулкыннар барлык микробларны юк итә.

– Яңа электрохирургия системасы пациентларның операциядән соң аякка басу вакытын күпкә тизләтә, – дип билгеләде Кырмыскалы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Руслан Сәйфетдинов. – Аның нурлары төрле микробларны да юкка чыгара. Нәтиҗәдә, ярага инфекция керү куркынычы да юкка чыга.

Яңа аппарат “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел звеноны заманчалаштыру” программасы кысаларында кайтарылды.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/467807#scroll

“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте
“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте
“Элепс” Кырмыскалыга да килеп җитте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас