Салават һәм Хәниянең якташлары сәламәт булсын өчен

Башкортстанның тагын бер хастаханәсе  заманча җиһазлар алды.

Салават һәм Хәниянең якташлары сәламәт булсын өченСалават һәм Хәниянең якташлары сәламәт булсын өчен
Салават һәм Хәниянең якташлары сәламәт булсын өчен

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсе заманча видеоэндоскопия системасын алды. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа эндоскоп ашказаны яки уникеилле эчәк җәрәхәтләрен, ашказаны-эчәк тракты шешләрен, гастритның башланган формаларын, кан китүне һәм ашказаны-эчәк системасының башка авыруларын ачыклау өчен кулланылачак. Моннан тыш, сулыш юлларын, умыртка баганасын һәм сидек юлларын тикшерү өчен кулланылачак.

 – Хәзер без тукымаларга минималь йогынты ясап югары сыйфатлы сурәтләр ала алабыз, бу төрле авыруларга диагноз куярга мөмкинлек бирә.

Аппарат беренче кулланылышта үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады, диагностиканың яхшы нәтиҗәләрен күрсәтте, – дип ассызыклады Югары Тәтешле үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илгиз Шәңгәрәев.

Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасы Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас