+31 °С
Ясно


Әлеге акча Русия Президентының махсус Указы нигезендә ел саен Җиңү көне алдыннан бирелә. Ун мең сум күләмендәге бүләкне Бөек Ватан сугышы ветераннары, элекке подпольщиклар, разведчик һәм контрразведчиклар, Ленинградны саклаучылар ала.
Русия Социаль фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, быел әлеге акчаны 245 ветеран алган. Аларның айлык пенсиясенең уртача күләме барлык өстәмәләр белән бергә 60 300 сум тәшкил итә.
Өстәмә түләүләр “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Фото: tegrk.ru