

Башкортстанда Аскын үзәк район хастаханәсенә "Ру-Скан-60" УЗИ-аппараты кайтартылган. Бу "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булган.
«Ру-Скан-60» -- кан тамырлары, эхокардиография, гинекология, урология, травматология һәм ортопедия буенча тикшеренүләр үткәрелә торган күпфункцияле җиһаз.
Ультратавыш приборның югары сыйфатлы визуаль күрсәткечләре бар, заманча технологияләр сурәтләрнең төгәллегенә ирешергә мөмкинлек бирә, 3D/4D/5D-сканерлау мөмкинлекләре киңрәк. Датчикларны сайлый алу системасы аппаратны клиник куллануның зур колачын тәэмин итә.