Операция яралары бер атнада төзәләчәк!

Чакмагыш үзәк район хастаханәсенә яңа электрохирургия аппараты кайтты.

Операция яралары бер атнада төзәләчәк!Операция яралары бер атнада төзәләчәк!
Операция яралары бер атнада төзәләчәк!

"Элепс" электрохирургия аппараты йомшак тукымаларны кисү һәм кан агымын туктату өчен кулланыла. Аның үзенчәлеге – югары ешлыктагы электр тогы белән эшләү. Пациент авырту яки дискомфорт кичерми, чөнки процедура тукымаларга зыян китермичә башкарыла, нервлар көчергәнеш сизми. Яралар тизрәк, бер атна эчендә, төзәлә, аларның эзе калмый, өстәмә травма яки җәрәхәт китерү куркынычы да юк. Шулай ук бу инфекция йоктыру куркынычын киметә, чөнки югары ешлыклы дулкыннар барлык микробларны юк итә.

– Яңа электрохирургия системасы тире өстенә чыккан төерләрне һәм тире астындагы майны алдырганда белгечләрнең мөмкинлекләрен киңәйтә, – дип билгеләде Чакмагыш үзәк хастаханәсенең баш табибы Алина Латыйпова.

Яңа аппарат “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел звеноны заманчалаштыру” программасы кысаларында кайтарылды.

Чыганак: https://contenta.info/press_releases/461361#scroll

Операция яралары бер атнада төзәләчәк!
Операция яралары бер атнада төзәләчәк!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас