

Башкортстанның Хәйбулла һәм Мәләвез районнарында ГТО тапшыру өчен яңа мәйданчыклар төзелә башлый. Алар, башкалар кебек үк, “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт — тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында башкарыла.
Бу хакта республиканың спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “Спорт — тормыш нормасы” проекты республикада 2019 елның 8 февраленнән гамәлгә ашырыла. Нәкъ шул вакытта 2019-2023 елларга федераль казнадан спорт җиһазлары китерүгә субсидия бирү турында килешү төзелгән.
“Быел ГТОның кече спорт мәйданчыкларын булдыруга 22,9 миллион сум каралган, шулардан федераль акчалар — 22,5 миллион сум. Республиканың муниципаль районнарында ГТО комплексының 7 мәйданчыгын урнаштырачакбыз. Спорт һәркемгә дә ачык булсын өчен барысын да эшлибез. Без системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкны арттыру юлында”, — дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында республиканың спорт министры Руслан Хәбибов.
Әлеге гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычында тормышка ашырыла.
Фото: ufa.mk.ru