

Туймазы шәһәрендә Ленин проспектын төзекләндерү дәвам итә. Эшләр "Торак һәм шәһәр мохите" илкүләм проектының "Заманча шәһәр мохитен формалаштыру" программасы буенча башкарыла. Бу хакта Туймазы районы администрациясе хәбәр итә.
Әлегет вакытта подрядчы оешмалар тротуар плитәсен салу эшләрен башкара. Шәһәрнең төп урамын яңарту 2022 елда башланган. Хәзер проспектның бер өлеше инде заманча кыяфәткә кергән, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен уңайлыклар булдырылган. Проспектта шәһәр халкы өчен ял зоналары, балалар өчен мәйданчык, сәүдә рәтләре һәм кечкенә кафелар барлыкка килгән. Территориядә шулай ук урамнарны яктырту яңартылган. Эшчеләр кабель салуны төгәлләп, урамнарны яктырту терәкләрен урнаштыру максатыннан бораулау эшләре белән шөгыльләнәләр.