Урманнар шаулап үсәчәк

Башкортстан урманчылары агач утырту мизгелен ачтылар.

Урманнар шаулап үсәчәкУрманнар шаулап үсәчәк
Урманнар шаулап үсәчәк

Башкортстан урманчылары урманнарны торгызу эшләрен башлады. Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Нуриман урман хуҗалыгында утырту материалын — ике еллык карагай үсентеләрен казып алганнар һәм аларны әзерләнгән мәйданчыкларга утырта башлаганнар. Агымдагы елда  20 гектар мәйданда ясалма урман торгызуны (кисеп алу яки янгыннар урынында утырту), ә 38,5 гектар мәйданда урман үстерүне (ул булмаган урында урман утырту) планлаштырыла.

Шулай ук агымдагы язда урман хуҗалыгында 4 гектар мәйданда ябык тамыр системасы булган, 54,5 гектар мәйданда ачык тамыр системасы булган үсентеләр утыртылачак. Утырту кул белән урман культуралары үсентеләре өчен махсус көрәк ярдәмендә башкарыла.

Урманнарны торгызу “Экология” гомумдәүләт проектының “урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында  үткәрелә. Проект Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

 Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәге фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас