

Башкортстанда дүрт яңа виртуаль концерт залы ачылачак. Ягъни Благовещен, Салават, Күмертау һәм Уфа тамашачылары яңа мөмкинлекләргә ия булачак. Виртуаль мәйданчыклар "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча гамәлгә куела. Уфадагысы Милли симфоник оркестры базасында булыр дип көтелә. Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың әйтүенчә, 2019 елдан башлап 130 миллион сум федераль акча модельле китапханәләр һәм виртуаль концерт заллары булдыру өчен җәлеп ителгән.
Мондый залларны ачу гражданнарга иң яхшы музыкаль әсәрләрдән файдалана алу өчен тигез мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирә. Бу юнәлештә шулай ук гамәлдәге биналарны заманча техника белән җиһазландыру планлаштырыла, музыкантлар чыгышларын туры эфирда да, шулай ук язмада күрсәтә алачак.