Галледа яңарту башланды

Уфадагы Галле шәһәре исемендәге урамны төзекләндерү башланды.

Галледа яңарту башландыГалледа яңарту башланды
Галледа яңарту башланды

Галле шәһәре исемендәге урам Уфада транспорт күп йөргән  урамнарның берсе булып санала. Ул шәһәрнең үзәк өлешеннән М-7 федераль трассасына кадәр чыгуны тәэмин итә. Көн саен аның аша берничә дистә мең автомобиль үтә.

“Бүгенге көндә Октябрь проспектыннан Рихард Зорге урамына кадәрге өлеш канәгатьләнерлек хәлдә түгел һәм заманча таләпләргә туры килми. Тиздән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проекты ярдәмендә хәл үзгәрәчәк”, – дип хәбәр итә Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте.

26 апрельдә  Галле шәһәре урамындагы юлның бер өлеше төзекләндерелә башлады, аның гомуми озынлыгы 590 метр тәшкил итә.

Аерым алганда, 18 мең квадрат метрдан артык мәйданда иске, тузган япманы кыру һәм яңасын салу, юл читләрен җиһазлау, булган тротуарны төзекләндерү планлаштырыла. Эш ахырында юл билгеләре куелачак. Төзекләндерү эшләрен 2023 елның октябрь башына кадәр тәмамлау планлаштырыла. “Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт  проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.

 

Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас