Кушнаренко районында экологик авыл төзеләчәк

Ул Иске Камышлы авыл советы биләмәсендәге Таганай авылы янында урнашырга тиеш.

Кушнаренко районында экологик авыл төзеләчәкКушнаренко районында экологик авыл төзеләчәк
Кушнаренко районында экологик авыл төзеләчәк

Төзелеш башлау тәкъдиме белән “Яшел йортлар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте чыкты. Проект “Җиде күл” коттедж экоавылы” исемен йөртә. Ул “Кече һәм урта эшкуарлык. Шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты буенча башкарылырга тиеш. Проект буенча экоавылда 231 торак объекты төзелергә тиеш. Анда сыйфатлы һәм комфортлы яшәү шартлары тудырылачак, энергия һәм матди ресурсларны куллану киметеләчәк, ә димәк, табигатькә дә зыян китерелмәячәк.

Проект 2023-2028 елларга исәпләнгән. Инде быел ук андагы 7 кварталның берсе төзеп бетерелергә тиеш. Поселок эчендә парк, ял зоналары, спорт һәм уен мәйданчыклары урнашачак. Төзелеш эшләре дәвам итә.

Чыганак: Башкортстанның Кушнаренко районы хакимияте; https://contenta.info/press_releases/453742#scroll

Фото: a-luga.ru

Кушнаренко районында экологик авыл төзеләчәк
Кушнаренко районында экологик авыл төзеләчәк
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас