

Чара "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проектының "Мәктәп туризмы" программасы буенча оештырылган. Бу хакта республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы хәбәр итә.
Тур кысаларында яшь стәрлетамаклылар башкаланың истәлекле урыннарында, генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәлендә, Җиңү паркында, Мотор төзүчеләр скверында булган. Шулай ук "КРЕКС" туроператоры балаларны мультимедиа комплексына экскурсиягә алып барган. Алар "Русия -- минем тарихым" тарихи паркында һәм "Ватан өчен хезмәттә дә, сугышта да" мавыктыргыч квестында булган.
Сәяхәтләр киләчәктә тагын да кызыклырак һәм мавыктыргычрак булачак. Быел илсөярлек тәрбияләүгә аерым игътибар биреләчәк. Һәр мондый сәфәр балаларга республика тарихын, аның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яхшырак белергә ярдәм итәчәк.