

Уфада 150нче балалар бакчасы ачылды. Ул Уфаның Кузнецов затоны микрорайонында урнашкан. Бакча 260 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениенең төзелеше "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Бу хакта республиканың Төзелеш һәм архитектура министрлыгы хәбәр итә.
Апрель ахырына кадәр барлык төркемнәрне тулы күләмдә эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Бүлмәләр якты, иркен, яхшы итеп җиһазландырылган.
Ачу тантанасында шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мавлиев "Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында бакча янында яңа сквер барлыкка киләчәген хәбәр итте.
Балалар бакчасыннан ерак түгел яңа мәктәп тә төзелә. Микрорайонда халык елдан-ел үсә, биредә күп яшь гаиләләр яши, шуңа күрә бу учреждениеләрне кешеләр түземсезлек белән көтә. Мәктәп 2,2 мең укучыга исәпләнгән.