

Балакатай районының үзәк район китапханәсендә заманча җиһазлар белән модернизацияләү һәм җиһазландыру буенча эшләр башланды. Финанслауның гомуми күләме 10 миллион сумнан артык.
Китапханәнең тышкы кыяфәтен һәм җиһазлануын яңарту “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. Эшләнгән дизайн-проектка ярашлы рәвештә, бина киңәйтеләчәк, диварлар һәм түшәм буялачак, өстәмә яктырту артачак. Шулай ук заманча җиһазлар һәм мебель белән җиһазландыру, китап фондын яңарту, хезмәткәрләрне укыту буенча эшләр башланган.
– Китапханә күп функцияле, анда балалар белем ала, файдалы ял оештыра, яшьләр үзлектән белем алу белән шөгыльләнә, компетенцияләр үстерә, идеяләрне тормышка ашыра, гаиләләр ял итә, өлкәннәр аралаша ала. Һәркем иҗади эшчәнлек өчен фикердәшләр таба алачак, – дип билгеләп үтте Балакатай китапханә системасы директоры Людмила Худякова.
Бу эшләр Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән гомумдәүләт проектларына ярашлы алып барыла.
Фото: Bachinform.ru