Кырмыскалы яшелләнә

Районда “Яшел Башкортстан” акциясе старт алды.

Кырмыскалы яшелләнәКырмыскалы яшелләнә
Кырмыскалы яшелләнә

Әлеге акция “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла. Территорияләрне яшелләндерү эше кырмыскалылылар өчен гадәти эшкә әверелде. Ел саен паркларда, скверларда, юл буйларында һәм ишегалларында дистәләгәнчә мең үсенте һәм төрле агач үсентеләре утыртыла. Күпчелек очракта ылыслы агачларга өстенлек бирелә. Бүгенгә Кырмыскалы авылының Рубежная урамында 5 мең чыршы үсентесе утыртылды. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Ходайдатов билгеләп үткәнчә, киләчәктә үсентеләр үсеп җитеп ныгыгач, юлны кар көртләреннән саклаячак. Әмма аларның төп бурычы шулай да экологик иминлекне саклаудан һәм эстетик ләззәт алудан гыйбарәт.

Дүрт еллык нарат үсентеләре зур булмаса да, бик нык һәм, әлбәттә, үсеп китәргә тиеш, чөнки туфракта дым җитәрлек. Исегезгә төшерәбез, Архангель урман хуҗалыгы Кырмыскалы районын ел саен үсентеләр белән тәэмин итә, шушы максаттан хуҗалыкта өчен йөзләгән мең үсенте җитештерелә.  Кырмыскалы районында ай дәвамында тагын 15 меңгә якын үсенте утыртылачак. “Яшел Башкортстан” акциясе һәр авылда узачак.

Чыганак: Башкортстанның Кырмыскалы районы хакимияте;  https://contenta.info/press_releases/450483#scroll

 

Кырмыскалы яшелләнә
Кырмыскалы яшелләнә
Кырмыскалы яшелләнә
Кырмыскалы яшелләнә
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас