Аксаков исемендәге парк яңартыла

Уфалылар һәм башкала кунакларының яраткан урыны булган Аксаков бакчасы яңа сулыш алачак.

Аксаков исемендәге парк яңартылаАксаков исемендәге парк яңартыла
Аксаков исемендәге парк яңартыла

Уфа шәһәрендәге Аксаков бакчасы – мәдәни мирас объекты. Шуңа күрә төзүчеләр проект документларын әзерләүгә бик җентекле караган. Паркның сак астындагы өлешләрен саклап калу өчен тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелгән. Бу хакта журналистларга  Уфа хакимиятенең капиталь төзелеш идарәсе башлыгы Руслан Хәйруллин хәбәр иткән.

Пушкин урамы ягыннан бакчага керү юлындагы тарихи арка сакланачак һәм реставрацияләнәчәк. Шулай ук күлне һәм юллар челтәрен саклап калу планлаштырыла. Картайган агачларның  бишесе  киселәчәк. Әмма ике йөз яшьлек тарихи карагайга тимиләр, аңа  язулы такта һәм яктырткычлар эленәчәк. 

Паркны яңарту "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохитен булдыру" программасы кысаларында алып барыла. 

Аксаков исемендәге парк яңартыла
Аксаков исемендәге парк яңартыла
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас