Авылга заманча техника килә

Башкортстанның тагын бер авыл хастаханәсе заманча УЗИ аппаратлары алды.

Авылга заманча техника киләАвылга заманча техника килә
Авылга заманча техника килә

Югары Яркәй үзәк район хастаханәсе  ике заманча ультратавыш диагностикасы аппараты алды. Бу хакта Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Яңа җиһазлар “Сәламәтлек саклау” дип аталган гомумдәүләт  проектының беренчел звеносын модернизацияләү буенча төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә сатып алынган. Программаның максаты – авылларда һәм шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен беренчел медицина-санитар ярдәмнең сыйфатын һәм уңайлылыгын яхшырту.

Яңа җиһазлар халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын югалтмыйча, кыска вакыт эчендә ультратавыш тикшеренүләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Ел саен Югары Яркәй үзәк район хастаханәсендә 28 меңнән артык ультратавыш тикшеренүләре үткәрелә.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән.

 

Олег Яровиков фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас