Уфада – КВН фестивале!

Бүген кичен “Торатау” Конгресс-холлында республиканың төрле районнарыннан килгән 18 яшьләр командасы көч сынашачак.

Уфада – КВН фестивале!Уфада – КВН фестивале!
Уфада – КВН фестивале!

Бүген кичке 18 сәгатьтә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Социаль партнерлык өчен!” дип аталган шаяннар һәм тапкырлар фестивале башланачак. Фестивальне гамәлгә куючылар: Башкортостан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты, Уфа шәһәренең «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» иҗтимагый оешмасы Советы.

Чараның максаты – хәзерге хезмәт базары һәм социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре шартларында эшләүче яшьләргә профсоюз ярдәме күрсәтү, аларны оешма эшенә җәлеп итү. Фестиваль “Хезмәт нәтиҗәлелеген күтәрү һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” гомумдәүләт проекты кысаларында уздырыла.

Шаяннар һәм тапкырлар бәйгесендә 18 команда катнашырга тиеш, шуларның 17се республика предприятиеләре һәм оешмаларыннан җыелган. Янә бер команда – фестиваль кунакларыныкы – ул Магнитогорск металлургия комбинатыннан килгән һәм конкурстан тыш чыгыш ясый.

Фестиваль темасын юмор аша ачу белән бергә, командалар эшләүче яшьләрне борчыган аеруча актуаль мәсьәләләрне дә күтәрергә тиеш. Әлеге чарада катнаша алмаган кешеләр өчен туры трансляция оештырылачак.

Шуны да әйтик, эшләүче яшьләр арасында КВН фестивале популярлаша бара. Сентябрьдә Уфада тарихта беренче тапкыр эшләүче яшьләр арасында бөтенрусия КВН фестивале узарга тиеш. Бүгенге чара зур җыенның беренче “карлыгачы” булып тора.

Рәхим итегез!

Уфада – КВН фестивале!
Уфада – КВН фестивале!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас