Иске Сибайда яңа мәктәп

Баймак районының Иске Сибай авылында яңа мәктәп сафка басты.

Иске Сибайда яңа мәктәпИске Сибайда яңа мәктәп
Иске Сибайда яңа мәктәп

Башкортстанның Баймак районындагы Иске Сибай авылында яңа мәктәп төзелеше  тәмамланды. Ул "Мәгариф" илкүләм проекты ярдәмендә сафка басты. Уку йорты 375 укучыга исәпләнгән.

11 апрельдә  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  яңа мәктәптә булды.

Мәктәпнең элекке бинасы 2019 елда авария хәлендә дип танылган. Өч катлы яңа бинаны иске корпус урынында торгызганнар. Төзелеш  вакытында укучыларны Сибайга укырга йөрткәннәр.

Яңа мәгариф учреждениесенең мәйданы 8 мең кв. метрдан артып китә, анда спорт һәм актлар заллары, ашханә җиһазландырылган. Физкультура-спорт зонасында баскетбол, волейбол һәм җиңел атлетика мәйданчыклары, шулай ук футбол кыры барлыкка киләчәк. 

 

Иске Сибайда яңа мәктәп
Иске Сибайда яңа мәктәп
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас