

“Хәвефсез сыйфатлы юллар” дип аталган гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Уфа юлларын төзекләндерү быел игълан ителгән вакыттан ай ярымга иртәрәк башланган. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов хәбәр итте.
Уфада коры һава торышы урнашу сәбәпле, Шәфиев һәм Лев Толстой урамнарында юл эшләре башланган. Хәзер яраксыз хәлгә килгән иске юл өслеген кыру бара.
– Быел Шәфиев урамында 500 метр, ә Лев Толстой урамында 700 метрдан артык юл өлешен төзекләндерәбез. Монда асфальт-бетон япмаларны, юл читләрен алыштырабыз, техник юллар төзибез, тротуарларны төзекләндерәбез, – дип сөйләде Александр Клебанов.
Уфаның бу урамнарында юл эшләрен 2023 елның 15 сентябренә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
“Хәвефсез сыйфатлы юллар” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырыла.
Фото: Александр Клебановның телеграм-каналыннан.