Дүртөйлеләр ГТО тапшырган

Спортка яшь комачау түгел.

Дүртөйлеләр ГТО тапшырганДүртөйлеләр ГТО тапшырган
Дүртөйлеләр ГТО тапшырган

Дүртөйле районында 60тан артык өлкән кеше ГТО фестивалендә катнашкан. Чара “Демография” илкүләм проекты буенча оештырылган һәм Бөтендөнья сәламәтлек көнендә шәһәренең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә узган.

Фестивальдә катнашучылар профессиональ спортчылар түгел, әмма аларны спортка мәхәббәт, рух күтәренкелеге, энергиялелек берләштерә. Фестивальнең максаты -- 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне физкультура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Чарада катнашучылар гимнастика эскәмиясенә һәм урындыкка таянып кулларны бөгү нормативларын тапшырган, шулай ук  иелү, 25 метрга йөзү һәм башка биремнәрне үтәгән.

Дүртөйлеләр ГТО тапшырган
Дүртөйлеләр ГТО тапшырган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас